Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Калмия авылында Әнисә Сабированың юбилеен билгеләп үттеләр

Әнисә Сабирова Әхмәтгәрәй абый белән Фатыйма апаның икенче баласы булып, 1942 елның март аенда дөньяга килә. Гаиләдә алар 6 бала тәгәрәшеп үсә.

1975-1982 елларда Калмия авылы кызы «Искра» колхозы рәисе булып эшли. Барысы бергә хезмәт стажы 44 ел исәпләнә. Шул гомер эчендә ул бозау, сыер караучы, икътисадчы, партком секретаре, зоотехник, авыл советы рәисе булып та эшләргә өлгерә.

Әнисә апа, нәфис кенә бер хатын-кыз булуына карамастан, бер эштә дә сынатмый, тырышлык, таләпчәнлек, максатчанлык кебек сыйфатларга тугры калып, намус белән хезмәт куя. Ул эшләгән вакытта колхозда 1500 баш савыла торган мөгезле эре терлек таналар исәпләнә. Ул елларда бик алга киткән 100 башлык 8 сыер сарае, машина паркы, мәдәният йорты (хәзергесе вакытта да шул бина) төзелгән.

Шушы көннәрдә Әнисә апа Сабировага 75 яшь тулды. Хәзерге вакытта ул сеңелләре белән дус-тату гомер кичерә. Мәктәп укучылары - Калмия авылының үзешчән артистлары, бик күп җыр бәйгеләрендә җиңгән Данил, Азалия, Айзилә Әнисә апага үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Авылыбызның ветераннар советы рәисе Назыйф Кашбелов, «Киңәш» клубы җитәкчесе Гөлбостан Кашбелова, китапханәче Энҗе Галиәхмәтова шулай ук юбилярыбызга матур сүзләр әйттеләр, бәйрәме белән ихластан котладылар, алып килгән күчтәнәчләрен тапшырдылар, Әнисә апаның күңелен күтәрделәр, дип хәбәр итә безгә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев