Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылым, кешеләрең синең

Иң зур хөрмәт – игенченең рәхмәт сүзе

Идарә бинасында янкорма итеп салынган ашханәдән елның һәр фасылында кеше өзелми. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка килүче-китүче күп. Орлыкчылык һәм нәселле терлек хуҗалыгы булгач, тирә-як районнардан, өлкәннәрдән алыш-биреш белән кызыксынып килүчеләрне еш очратасың. Тамак ялгап алырга рәхим ит! Монда һәр нәрсә тәртиптә. Халкыбызга хас пөхтәлек, чисталык. Явымлы көнне аяк киемеңне ишек төбендәге...

Кухня ягыннан ыспай халатлы, чәчәкле алъяпкыч бәйләгән аш-су осталары Мәүлидә Гарипова белән Гыйльмия Җәләлетдиновалар чыгып, табынны әзерләп тә куялар. Тәмле ризыклары өчен күп рәхмәт сүзләре ишетәләр алар. Урак һәм чәчү өстендә кухняда эш, ихтимал, барысыннан да элегрәк башланадыр. Кырдагыларны тәмле ашлар белән көненә ике, кайчагында өч тапкыр ашату өчен ризыкны төрледән-төрле итеп әзерләү зарур. Шуны истә тотып, аш-су пешерүчеләр Мәүлидә һәм Гыйльмия апалары иртән үк кухняда бәрәңгесен, кәбестәсен, кишерен, суганын, итен хәзерләп, табак-савытны юып куйганчы санаулы вакыт бик тиз уза. Алар икесе дә лаеклы ялда булсалар да, һөнәрләрен яратып башкаралар. Хезмәтләренә иң зур хөрмәт - игенченең рәхмәт сүзе.

Хәмит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев