Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракка төшәр чак

Урып-җыю башланырга санаулы көннәр калды. Район игенчеләре аңа ныклы әзерлек алып бара. Бүген эре хуҗалыкларда урып-җыюда эшләячәк техниканың торышын бәяләделәр. Район башлыгы Фаил Камаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрид Хәкимов һәм белгечләр катнашындагы комиссия һәр комбайнны тикшереп бәя бирде.

Әйтергә кирәк, яхшы билгеләрне, елдагыча, Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Кама», «Ярыш» хуҗалыклары алды. Алар техника паркын яңартуга игътибар бирәләр, быел да чит ил техникасы алуга ирешкәннәр. Ә менә «Биклән», «Парадиз», «Р-Агро» хуҗалыкларының техниканы яңартуга җитди игътибар бирәселәре бар.
Басудагы түгел, амбардагысы – икмәк. Бөртеклеләрне урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерергә хуҗалыкларга чыккан район башлыгы Фаил Камаев комбайнчыларга, җитәкчеләргә шушы фикерне җиткерергә тырышты. Әзерлекле механизаторлар район башлыгы кулыннан кызыксындыру премиясе алдылар.
Кырда гөрләп үскән игеннәрне югалтуларсыз җыеп амбарларга салу игенче өчен бик мөһим, шуңа күрә урып-җыюга әзерлек – техниканы яңарту, төзәтү, көйләү яздан ук башлана. Тукай районы хуҗалыкларында 126 берәмлек комбайн исәпләнә, аларның һәркайсына 350 гектар иген басуы туры килә – бөртеклеләрнең мәйданы 44,3 мең гектар. Урып-җыюда комбайнның төзеклегеннән күп нәрсә тора, берсе сафтан чыкса да эш тоткарлана дигән сүз. Ә кылны кырыкка ярырдай урак өстендә көннәр генә түгел, сәгатьләр, хәтта минутлар кадерле.
«Р-Агро»да комбайннар яңа түгел, әмма комбайнчылар тәҗрибәле, хуҗалык уракны да аларның тырышлыгы белән җиңә. Александр Коршунов, мәсәлән, ундүрт ел эшли, узган елгы урып-җыю нәтиҗәләре буенча «Р-Агро»да икенче урынны алган. Комбайнын биш бармагы кебек белә, шуңа күрә әзерлегенә әйбәт бәя бирелде. Ләкин ул да запас частьлар кирәк булыр дип борчылып тора.
Комиссия биш комбайнның икесен генә тулы әзерлекле дип тапса да, әлеге хуҗалыкның урып-җыю техникасы әзерлеген ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Фәрид Хәкимов начар бәяләмәде. «Җитешсезлекләрне бетерү өчен бер-ике көн вакытыгыз бар», – дип комбайнчыларга рухларын төшермәскә киңәш итте. 
Фәрид Салихович һәр хуҗалыкта урып-җыю чорында куркынычсызлык техникасы таләпләренә аеруча игътибарлы булырга өндәде. Аеруча трассада сак йөрергә кирәклеген искәртте. 
«Биклән» ҖЧҖ комиссия күзәтүенә өч комбайн чыгарды, ләкин аларның берсе дә тулы әзерлек күрсәтмәде. «Техниканы – запас частьлар, эшләүчеләрне әйбәт хезмәт хакы белән тәэмин итми торып, яхшы күрсәткечләргә ирешеп булмый», – дип район башлыгы Фаил Камаев бикләнлеләргә үз киңәшләрен әйтте, кимчелекләрне өч-дүрт көн эчендә бетерергә кушты.
«Парадиз» ҖЧҖ техникасын басуга алып чыккан иде. Комиссия тикшерүенә куелган комбайннар бик үк әзер түгел әле. «Үстерелгән уңыш үзегезнеке, еллык ипиегезне басуда калдырасы килми», – дип, Фаил Мисбахович әлеге хуҗалыкның җитәкчеләрен һәм белгечләрен шелтәләп алды.
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгының әзерлеген күзәткәннән соң комиссия әгъзалары киеренкелектән бушанып бераз иркен сулыш алдылар. Бердән, комбайннар комиссия каршында сынатмады, икенчедән, штурвал артында барысы да яшьләр булуын күрү күңелле иде. Моны район башлыгы да билгеләп үтте: «Басуларыгыз матур, һава шартлары уңай килеп, уңышны вакытында исән-имин җыеп алырга язсын. Иң сөенечлесе – каршыбызда яшь егетләр басып тора», – диде ул. 
Хуҗалыкның идарәчесе Ирек Вафин белдергәнчә, 1251 гектар мәйдандагы бөртеклеләрне алар 15 көн эчендә җыеп урнаштыралар. Ә егетләргә килгәндә, алар барысы да Калмиядән. Ринат Гатиятуллинга әле унтугыз яшь кенә, ә ул инде икенче елын мөстәкыйль эшли. Абыйлы-энеле Фирзәр һәм Илмир Шәфыйковларның урып-җыю техникасын иярләүләренә 7-8 ел икән инде. Алар елның-елында матур күрсәткечләргә ирешә киләләр. «Быел да сынатмаска иде», – диләр Калмиянең эшсөяр ир-егетләре. 
Шунысы игътибарга лаек, Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Кама», «Ярыш» хуҗа-лыкларының комбайн штурваллары артында да нигездә яшьләр эшләячәк.
Район хуҗалыкларында, комбайннардан тыш, ашлык складларының, ашлык киптерү җайланмаларының, ашлык чистарту машиналарының төзеклеге, шулай ук трактор-ларның һәм тагылма агрегат-ларның әзерлеге дә тикшерелде.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев