Тукай районында хайваннар арасында куркыныч йогышлы авыруларны булдырмау чаралары көчәйтелде
Район башлыгы Камил Нәҗмиев профильле хезмәтләргә һәм җирлек җитәкчеләренә бу юнәлештә эшне тагын да көчәйтергә кушты. Эшлекле киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, республикада җитештерелгән итнең 37 проценты нәкъ менә Тукай районына туры килә.
Элегрәк Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән күрше Удмуртия һәм Чувашия республикаларында, куркыныч инфекцияләр ачыкланган иде. Шул сәбәпле, әлеге төбәкләрдән терлек һәм продукция чыгаруга чик куелды. Әлеге вакыйгаларга бәйле рәвештә, 14 март көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов вазгыятьне контрольгә алу буенча берничә катгый карар кабул итте.
Шуны исәпкә алып, Тукай районы башлыгы барлык җаваплы структураларны тулысынча мобилизацияләнергә чакырды.
«Эшне тулысынча көчәйтегез! Контрольсез бернинди күчереп йөртүләр, терлек суюлар һәм сатулар булмаска тиеш. Барысы да сезнең шәхси контрольдә булсын», — дип мөрәҗәгать итте Камил Нәҗмиев җаваплы затларга.
Бу мәсьәлә район өчен аеруча әһәмиятле. Бүгенге көндә Татарстанда җитештерелгән 156 мең тоннадан артык итнең 37 проценты Тукай районына туры килә. Көнлек сөт савымы 86 тоннадан арта, ә авыл хуҗалыгында 3 меңнән артык белгеч хезмәт куя.
«Бу — без саклап калырга тиешле зур хуҗалык», — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев