Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләр чак 

Бүген авыл хуҗалыгы тармагы өчен актуаль мәсьәлә – алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә уза.

Чарада район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша.
Семинарның беренче өлеше «Кама» агрофирмасында уза. Биредә чәчүлекләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән, төрле чирләрдән саклау чаралары турында сөйләшәчәкләр. Ә терлек азыгы әзерләү технологиясе хакында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта сүз алып барачаклар.


Нет комментариев