Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районда 19 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылган

Тукай районында бүгенге көнгә 19 553 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды. Бу күрсәткеч чәчү кампаниясенең мөһим нәтиҗәләреннән берсе булып тора һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең план нигезендә, тотрыклы рәвештә баруын раслый.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булып, кыр эшләренең барышын урында тикшерде һәм чәчү кампаниясе барышы белән якыннан танышты. Эш сәфәре кысаларында ул «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Агрофирма «Кама» ҖЧҖ, «Сәйдәшев исемендәге СХП» ҖЧҖ һәм «Ирек» ПК ҖЧҖ кебек эре хуҗалыкларда булды.

Сәфәр барышында игътибар үзәгендә чәчү эшләренең темпы һәм сыйфаты булды. Бүгенге көндә районда планлаштырылган мәйданнарның 43 проценты, ягъни 19 553 гектар җир чәчелгән.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре оешкан төстә һәм югары темпта эшли, бу исә сезонлы бурычларны вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәүгә ышанычны арттыра. Районда чәчү кампаниясе актив рәвештә дәвам итә.

Фото һәм информация Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиевның каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев