Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кырлардан хәбәрләр

Район игенчеләре уңыш өчен көрәшне дәвам итәләр.

15 августка иген һәм язгы культуралар чәчүлек мәйданнарының 69,8 проценты җыелган. Район игенчеләре борчак җыеп бетерделәр, борыч культурасының уртача уңышы гектарыннан 12,8 центнер тәшкил итте. Аграр белгечләр фикеренчә, бу коры җәй өчен яхшы нәтиҗә. Явым – төшемнәр бөтенләй булмаганда үскән сабан бодае уңышы гектардан 21,8 центнер

Арпа җыю тәмамлануга якынлаша, аның уңышы бүгенге көндә гектардан – 22,6 центнер, язгы бодай 22 (г/ц), көзге бодай 29,7 (г/ц).

Уруда иң яхшы нәтиҗәләрне «Гигант» һәм «Ирек» хуҗалыклары күрсәтә, бу алдынгы хуҗалыкларда уңыш 36,3 ц/га һәм 34 6 ц/га тәшкил итә.

Киләчәк уңыш турында кайгырту

Районыбыз кырларында көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләү тулы көченә бара. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов хәбәр иткәнчә, бу атна ахырында көзге чәчүгә керешергә планлаштыралар. Көзге чәчү өчен 10380 гектар мәйдан бүлеп бирелгән. Бодай 9730 гектарга, арыш 150 гектарга, тритикале 500 гектарга чәчелә.

Сыйфатлы орлыкларуңышның нигезе

Узган атна ахырында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның тәҗрибә кырларында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров катнашында семинар-киңәшмә узды. Семинарда сыйфатлы орлык материалының мөһимлегенә тагын бер кат басым ясалды. Бары тик җирле табигый-климат шартларына яраклаштырылган югары уңыш бирә торган сортлар, туфрак эшкәртүгә һәм индивидуаль сорт технологиясенә туры килгән шартларны үтәүдә югары сыйфатлы орлыклар гына югары уңыш формалаштырырга сәләтле, дип саный белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев