Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кама»да транспорт җитәрлек булырмы?

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хисап җыелышлары башланды. Аларның беренчесе иң эре хуҗалыкта – «Кама» агрофирмасында узды. 

«АГРОСИЛА» АҖ холдингына керүче әлеге агрофирма районда 2005 елдан эшли. Аның составына өч бүлекчә – «Новотроицкое», «Игенче» һәм «Мәгариф» җитештерү комплекслары керә. Районда бөртеклеләр уңышы буенча югары күрсәткечләре өчен «Кама» агрофирмасы быел «Иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе» номинациясендә җиңү яулады. 2020 елда биредә бөртеклеләр 15 мең 308 гектар мәйданда үстерелде. Басуга 6 мең 547 тонна минераль ашлама кертелде. Нәтиҗәдә, 59 мең 416 тонна бөртекле культура җыеп алынды. Бу гектарыннан уртача 38,8 центнер дигән сүз. Көзге бодайның гектарыннан – 52,4 ц, язгы бодайдан – 35,5 ц, язгы арпадан – 35 ц, борчактан 21,4 ц уңыш алынды. Кызганычка каршы, «Мәгариф» җитештерү комплексында Теләнче Тамак җирлеге басуларына бозлы яңгыр явып, давыл булып, үсентеләр зыян күрде.
Урып-җыю эшләрендә 21 комбайн катнашкан. Агрофирма җитәкчесе Назыйф Хөснетдиновның әйтүенчә, игеннәрне ташыр өчен транспорт җитми. Ә быел хуҗалыкта бу проблема күпмедер дәрәҗәдә хәл ителер дип өметләнәләр. Чөнки «Кама» агрофирмасына 2021 елда 111 млн сумнан артык инвестиция кертү каралган. Ул акчага ким дигәндә 400 ат көчле трактор, ашлык җыю комбайны, үзйөрешле чапкыч һәм сиптергеч, чәчкеч, культиватор, чөгендер арасын эшкәртү техникасы, прицеплы биш КамАЗ машинасы һәм башка төр техника алу планлаштырыла. 
Бүген язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Анда 55 трактор, 8 чәчү комплексы һәм 9 чәчкеч җәлеп ителәчәк. 
«АГРОСИЛА» АҖнең барлык агрофирмалары өчен югары сыйфатлы чәчү материалы орлык заводында саклана. Узган ел монда 52 мең 949 тонна орлык салынган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 1714 тоннага күбрәк. Биредә элиталы һәм суперэлиталы сортлар белән генә эшлиләр. 2021 елда 51 мең 495 тонна орлык салу, материалны саклау процессына яңалыклар кертү күздә тотыла. Моның өчен Даниядән махсус җиһаз кайтарылган. Орлык заводы директоры Айбулат Якуповның билгеләп үтүенчә, заводта электротехниклар һәм ремонт буенча хезмәткәрләр кирәк. «Көзен сезонлы эшчеләрне җыю авыр. Завод шартлау куркынычы булган категориягә кергәнгә, балигъ булмаганнарны да эшкә алуда проблема бар», – ди ул.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов «Кама» агрофирмасындагы ашлык үстерү технологиясен башка хуҗалыкларның да актив куллана башлавын билгеләп үтте. Ә кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, яшь белгечләрне җәлеп итәргә, тәҗрибәсе булмаганнарны өйрәтергә кирәк, әлбәттә, хезмәт куркынычсызлыгына аерым игътибар булырга тиеш дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев