Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игенченең хезмәтен олылап

Атна башында район башлыгы Фаил Камаев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, авыл хуҗалыгы белгечләре белән бергә район хуҗалыкларына чыгып, игенчеләр белән күреште.

Район хуҗалыклары кырларында җитәкчеләрне дүшәмбе көн чалт аяз күк йөзе, эсселеге белән каршы алды. Сулышларны өтеп алырдай кызу һавада эшләп, маңгай тирен дә сөртеп алырга вакыты булмаган кыр хезмәткәрләрен зурладылар бу көнне.

– Ел әйләнәсендә сез районның гына түгел, республиканың, бар илнең икътисади тотрыклылыгы, уңышы өчен тир түгәсез. Җир эшкәртүдә, терлек азыгы әзерләүдә, язын тырышып, тәрбияләп үстергән игеннәрне җыеп амбарларга алып кайту да – сезнең көчле җилкәләргә, тәҗрибәле кулларыгызга салынган. Тракторда җирне эшкәртеп, печән чабучы механизатормы сез, комбайнда иген кырларын иңләүче комбайнчы, ашлыкны хуҗалык ындырына ташучы шофермы – һәрберегезне хезмәте халкыбызны ашлы, ризыклы итә, җөмһүриятебезне данлыклый. Алага таба да сезгә шулай ару-талуны белми эшләргә, сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлыклар телим. Сез булганда гына авылларыбыз киләчәкле, җирләребез икмәкле була, – дип чыгыш ясады Фаил Мисбах улы кыр хезмәтчәннәре алдында.

Район башлыгы «Кама», «Әнәк» агрофирмалары, «Гигант», «Ярыш», Сәйдәшев исендәге хуҗалыкларда, «Миңнехуҗина» КФХсында булып, биредә эшләүче механизаторлар белән аралашып, эш шартлары, уңышлар, аларны борчыган сораулар белән кызыксынды. Бу көн чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Һәр хуҗалыкта диярлек авыл җирлегендәге мәдәният йорты, клуб хезмәткәрләре оештырган агитбригада артистлары аш вакытында да, эштән бераз тын алган чакта да, игенчеләрнең күңелләрен дәртле җырлар, биюләр белән күрде.

Район тарафыннан бирелгән акчалата премияләрдән кала, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә үзләренең механизаторларын бүләкләде. Әйтик, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык башлыгы Марат Сафин һәр елдагыча үз игенчеләренә премияләр тапшырды.

Районның иксез-чиксез иген киңлекләрендә таңнан кара төнгә кадәр эшләгән һәр уңган игенченең күңелен күрүгә, абруен күтәрүгә юнәлдерелгән бу чара иртәннән алып, кичке сәгать алтыларга кадәр дәвам итте. Урып-җыюның бар җаваплылыгын тоеп, кырларда техника гөрелтесен туктатмаган механизаторларыбызга исә хезмәтләрендә уңышлар, ватылмыйча эшләүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев