«Һәр бозауга үз балама кебек карыйм»: Регина Насыйрова - «ЛЮДИ в кадре» проектының яңа герое
«ЛЮДИ в кадре» видеопроектының яңа чыгарылышын «Сәйдәшев исемендәге» җитештерү комплексында төшердек. Безнең герой - 16 ел буе армый-талмый бозау караучы булып эшләүче Регина Насыйрова. Әйтергә кирәк, бүген терлекчелектә яңа төр технологияләр никадәр үсмәсен, әлеге тармакта иң мөһиме булып барыбер кеше, моңа өстәп аның үз эшенә булган олы мәхәббәте һәм җылысы кала бирә.
Регина Насыйрова һәр нәни бозауга үз баласына кебек аерым бер җылылык һәм зур сабырлык белән карый. Тәҗрибәле терлекчеләр ффикеренчә, бернинди заманча техника да җанлы кеше игътибарын алыштыра алмый. Район хуҗалыгында сау-сәламәт һәм таза мал-туар үстерүнең төп сере дә нәкъ менә шушында.
Тәҗрибәле эшче белән уздырылган тулы видеоинтервью рәсми социаль челтәрләрдә урнаштырылды инде. Укучылар белгечне үзләренең караулары һәм җылы фикерләре белән хуплый ала. Шулай ук сез газетабызның МАКС мессенджерындыгы мәгълүмат каналына да кушыла аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев