Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәйнең һәр минуты кадерле!

Җәй айлары – ял чоры булып санала. Әмма, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен елның бу фасылы үтә дә тыгыз эш чоры. Аграрийлар һава торышы уңай килгән һәр мизгелне файдаланып калырга тырыша – районыбыз басу-кырларында кызу эш бара. Кыр кораблары – комбайннар яшел массаны уру-сугу эшен тәмамлауга ук корыч атлар – тракторлар көзге культураларны чәчү өчен җирләрне эшкәртә.

Ферма утарларында савым сыерлар, яшь таналар һәм сугымлык маллар көр-тук булулары белән сөендерә. Авыл җирлекләрендә йөргәндә, басу-кырларны иңләгәндә бал кортларыдай эш белән мәшгуль булган авыл хезмәтчәннәрен күреп күңел сөенә.

Һава торышы үзенчәлекле килгән елда җирлегебездә мал азыгы әзерләү темплары, җирләрне көзге культуралар чәчүгә әзерләү ничек бара? Гомумән, җитештерү кооперативлары, КФХлар бүгенгесе көндә нинди эшләр белән мәшгуль? Шушы һәм башка сораулар белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Рәшит Василович, иң элек сөтчелек тармагында эшләрнең торышы белән таныштырсагыз иде.

– Бүгенгесе көнгә район буенча тәүлеклек тулаем сөт саву күрсәткече 104,2 тонна тәшкил итә. Бер сыердан тәүлегенә 20,3 кг сөт савып алына. Үткән ел белән чагыштырганда тулаем сөт савып алу тәүлегенә 0,7 тоннага артыграк. Җирлегебездә үз эшен белеп һәм ихластан башкаручы белгечләр, терлекчеләр, сыер савучыларның уртак тырышлыгы белән ирешелгән уңыш бу. Шулай ук, бу – узган елның уңышлы килүе һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең мал азыгын запас белән әзерләп калдырулары белән дә бәйле. Мисал өчен, 2022 елда әзерләп калдырылган тупас, сусыл азык бер баш шартлы малга тәүлегенә 9,8 центнер тәшкил итә.

– Бозаулар туу буенча артым ничек?

– Ел башыннан 2536 бозау туды. Бүгенгесе көнгә 228 сыер ташлатуда.

– Сөтчелек тармагында яуланган рубежны саклап калу өчен мал азыгын җитәрлек күләмдә һәм, әйтергә кирәк, сыйфатлы итеп әзерләү кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Бу яктан эшләр ничек тора?

– Басу-кырларыбыздан югары уңыш алу өчен сөрүлек җирләрне, бөртеклеләр, мал азыгы культуралары, техник культуралар чәчелгән мәйданнарны барлык технологияләрне үтәп эшкәртү, ашлау кирәк. Безнең аграрийлар басу-кырларда чәчелгән уңышны саклап калу һәм яхшы нәтиҗәгә ирешү, булганын әрәм-шәрәм итмәү өчен чүп үләннәренә, корткычларга, төрле авыруларга каршы тиешле чараларны үзвакытында башкарырга тырышалар. 17 июльгә 126503 гектар җир эшкәртелде. Шул исәптән: чүп үләннәренә каршы – 70444, корткычларга каршы – 30168, авыруларга каршы – 25891 гектар җир эшкәртелде.

– Мал азыгы әзерләүнең торышы ничек?

– Район җирлегендә эшләп килүче җитештерү кооперативларында, КФХларда берьеллык үләннәрдән мал азыгы әзерләү – сенаж салу дәвам итә. «Камский Бекон» ҖЧҖендә язгы бодайны урып сенаж салына. Шулай ук «Парадиз» ҖЧҖе дә язгы бодайдан сенаж салырга ниятләп тора. Шушы атна башына (17 нче июльгә) 3787 тонна печән, 36100 тонна сенаж әзерләнде.

– Район буенча бер баш шартлы терлеккә күпме мал азыгы туры килә бүгенгесе көнгә?

– Бер баш шартлы малга 10,4 центнер мал азыгы туры килә.

– Рәшит Василович, берьеллык үләннәрне уру эше нинди стадиядә?

– 2130 гектар мәйданда чәчелгән берьеллык үләннәр урылып мал азыгы итеп салынды. Башка районнардан мал азыгы сатып алучы хуҗалыклар да бар. Мисал өчен, «Ирек» җитештерү кооперативы (директоры Рөстәм Хаҗиев) Әлмәт районыннан 1 мең тонна, «Р-Агро» ҖЧҖе Мари Эл республикасыннан 2 мең тонна сенаж сатып алдылар. Шулай ук С.Г. Вардересян һәм Г.М.Вильданов КФХларына да мал азыгын сатып алырга туры киләчәк. Гомумән алганда, үткән елгы мал азыгы запасларын һәм сатып алганнарын исәпләгәндә, бүгенгесе көнгә, бер баш шартлы малга 20,2 центнер мал азыгы туры килә.

– Кышын кар катламы юка булды. Көзге культуралар – уҗым бодайларына өмет бармы?

– Безнең җирлектә ел саен уҗым культуралары яхшы сакланышы һәм уңышы белән сөендерә. Быелгысы елны район җитәкчелеге көзге культураларны 10 000 гектар мәйданда чәчәргә дигән максат куйды. Районыбызда көзге бодайның яңа һәм яхшы уңыш бирә торган сортлары бар. Мисал өчен, «Скипетр», «Базальт-2», «Льговская – 4», «Поэма» сортлары үзләрен яхшы яктан күрсәттте.

Район җирлегендә басу-кырларда эш һич кенә дә тынып тормый. Берьеллык үләннәрне урганнан соң җирләрне көзге чәчүгә әзерләү эшен динамикалы рәвештә алып барабыз.

– Рәшит Василович, урып-җыю кампаниясенә әзерлек белән таныштырсагыз иде.

– Без даими рәвештә хуҗалыкларда булып авыл хуҗа - лыгы техникасының урып-җыюга әзерлеген тикшереп-карап, киңәшләребезне биреп торабыз. Үткән пәнҗешәмбедә район башлыгы Фаил Камаев, «Россельхозцентр»ның Тукай районы филиалы башлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсе белгечләре белән берлектә тагын бер кат җирлегебездә эшләп килүче җитештерү кооперативлары, крестьян-фермер хуҗалыклары, җаваплылыгы чикле җәмгыятьләрнең урып-җыюга әзерлеген тикшердек. Җитәкчеләр, белгечләр катнашындагы комиссия игенчеләргә төпле киңәшләрен бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән һәр хуҗалыкта аграрийларга эшләрендә уңышлар теләп дога кылды, файдалы нәсыйхәтен җиткерде.

– Урып-җыю кампаниясен башлаучы хуҗалык бармы?

– Үткән атнада «Кама» агрофирмасы көзге бодай ура башлады. Дымлылык 19% тәшкил итә. Гектарыннан 34 центнер уңыш чыга. «Әнәк» ҖЧҖенең «Ворошиловский» филиалы һәм «Ярыш» җитештерү кооперативы ҖЧҖе борчак чабуга кереште.

– Рәшит Василович, кызу эш чорында вакыт бүлеп сорауларга җавап бирүегез өчен рәхмәт. Һәммәбезгә дә эшле һәм ашлы булырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев