Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукай районының биш комбайнчысы Президент премиясенә лаек булды

Быел урып-җыю чорында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы приказы нигезендә, «Татарстан Республикасы агросәнәгать тармагының иң яхшы комбайнчысы» дигән конкурс игълан ителгән иде. Аның кысаларында республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 кешене 100әр мең сум премия белән бүләкләү каралды. Әлеге конкурста район игенчеләре дә катнашты. Шуларның бишесе - «Вилданов» крестьян-фермер...

Быел урып-җыю чорында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы приказы нигезендә, «Татарстан Республикасы агросәнәгать тармагының иң яхшы комбайнчысы» дигән конкурс игълан ителгән иде. Аның кысаларында республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 кешене 100әр мең сум премия белән бүләкләү каралды. Әлеге конкурста район игенчеләре дә катнашты. Шуларның бишесе - «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Газинур Вилданов, «Чаллы яшелчәсе»ннән Ринас Яруллин, «Ярыш»тан теземнәргә салучы Фәнис Шәмсиев, Сәйдәшев исемендәге предприятиедән Тимур Сафин һәм Андрей Беспалов әлеге бүләккә лаек булды. Бүген аларга премияне Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тапшыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев