Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукай районында зона семинар-киңәшмәсе узды

Семинар Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков рәислегендә узды Бүген Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Көнчыгыш зонага керүче Тукай, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Әгерҗе, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы,Баулы, Бөгелмә районнары бүлекләре башлыклары өчен «Терлек азыгы җыючы...

Семинар Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков рәислегендә узды

Бүген Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Көнчыгыш зонага керүче Тукай, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Әгерҗе, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы,Баулы, Бөгелмә районнары бүлекләре башлыклары өчен «Терлек азыгы җыючы үзйөрешле машиналарга техник карап чыгу уздыру кагыйдәләре» темасына семинар-киңәшмә уздырылды.

Семинар барышында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның азык әзерләүче техниканың тормоз системасынына, руль идарәсененә, тышкы яктырту приборлары төзеклегенә аерым игътибар бирелде.

Очрашу ахырында каладан килгән кунаклар, чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтләрен әйтте, урыннарда тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек биргән мондый очрашуларның нәтиҗәлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев