җәмгыять

Җырчы Ильмира Нәгыймованың энесен рәсми рәвештә һәлак дип таныганнар

Җырчы Ильмира Нәгыймованың махсус хәрби операциядә катнашкан бертуган энесенең үлеме бер елдан соң рәсми рәвештә расланган. Бу турыда артист социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Җырчы сүзләренчә, энесенең үлеменә бәйле суд утырышы күптән түгел узган. Анда вакыйганың нечкәлекләре турында сөйләгәннәр. Нәгыймова әлеге мизгелне әтисе белән бергә авыр кичерүләрен әйткән.

«Үлеменең шартларын укыганда йөрәгем чыгып китә язды. Әти белән икәүләп елап беттек. Машиналарына өч дрон төшкән», — дип язган ул.

Ильмира Нәгыймова энесенең истәлегенә җыр да башкарган. Җырчы күптән түгел яздырган яңа җырын да якын кешесенә багышлаганын әйткән. Аның сүзләренчә, композицияне башкарганда энесенең образы күз алдында торган.

«Шушы рилсны кичә генә төшердем, шуңа елап беттем. Җырлаганда энем күз алдында иде», — дип уртаклашкан артист.


Нет комментариев