Васил Шәйхразиевның әнисе, Сәет авылының кадерле акъәбисе Саимә апа вафат
Шушы көннәрдә Сәет авылының иң хөрмәтле, олы җанлы һәм күркәм өлкәне — Саимә апаның гомере өзелде, дип хәбәр итәләр безгә Сәет авылыннан.
"Саимә апа — авылыбызның кадерле акъәбисе, сабырлык, мәрхәмәтлелек һәм иман үрнәге иде. Ул үзе кебек игелекле, илебез алдында зур хезмәтләр куючы ул-кызлар тәрбияләп үстергән олуг Ана.
Без бу авыр минутларда аның улы — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» җитәкчесе Васил Шәйхразиевның һәм мәрхүмәгә бертуган туганнарының, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Саимә апаның җылы карашы, акыллы киңәшләре һәм ихлас изге җаны һәр авылдашыбыз күңелендә тирән эз калдырды. Сәет авылы халкы исеменнән туганнарына бу авыр сынауны кичерер өчен илаһи сабырлык, җан тынычлыгы һәм ныклык телибез.
Аллаһы Тәгалә мәрхүмә Саимә апаның кылган барлык изгелекләрен кабул итеп, гөнаһларын гафу кылсын. Аның рухын шат, йөзен гүр дөньясында нурлы һәм барачак урынын җәннәтнең иң түрендә насыйп итсен. Мәрхүмәгә мәңгелек тынычлык, якыннарына иман сабырлыгы телибез", - диелә хәбәрдә.
Фото: Сәет авылының клубы (ВК)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев