Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Вафат булган кешенең пенсия тупланмасын алу өчен нәрсә белергә кирәк

Кеше вафат булганнан соң аның пенсиясенең тупланма өлеше юкка чыкмый. Варисларга әлеге акчаларны кайбер очракларда тулысынча бер тапкыр түләү рәвешендә алу мөмкинлеге бирелә.

Вафат булган кешенең пенсиясенең тупланма өлешендә җыелган акчаларын аның туганнары бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Коломейцев сөйләгән.

Депутат билгеләп үткәнчә, җәмәгать арасында «кеше гомере буе пенсия өчен акча түләгән, әмма пенсиягә чыкканчы вафат булган очракта, аның җыелган акчалары дәүләткә кала» дигән фикер таралган. Әмма бу дөрес түгел.

Әгәр кешенең пенсия тупланмалары булган икән, аларны варислары алырга хокуклы. Ләкин түләү кемгә биреләчәге кешенең исән чагында калдырган карарына да бәйле. Әгәр ул тупланмаларын бүлү турында гариза язган булса, акчалар бары тик шул документта күрсәтелгән кешеләргә генә түләнә.

Әгәр мондый гариза булмаган икән, беренче чиратта вафат булган кеше белән якын мөнәсәбәттә булган туганнары дәгъва итә ала. Алар арасында балалары, ир яки хатыны, әти-әниләре, уллыкка яки кызлыкка алучылар бар. Икенче чиратта әби-бабайлар, туганнар һәм оныклар хокуклы.

Пенсия тупланмалары Социаль фондта сакланган очракта, варисларга туганы вафат булган көннән соң 6 ай эчендә тиешле гариза тапшырырга кирәк. Әгәр акчалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булса, мөрәҗәгатьне шул оешмага ясарга кирәк.

Түләү алу өчен паспорт, вафат булган кешенең үлем турында таныклыгы, СНИЛСы, яшәү урыны турында белешмә, шулай ук туганлыкны һәм бергә яшәүне раслаучы документлар таләп ителергә мөмкин.

Коломейцев тагын бер мөһим нечкәлекне искәртте: әгәр пенсионер тупланма пенсиясендәге барлык акчаны алып бетермичә вафат булса, калган сумманы туганнарына бирү мөмкинлеге аның пенсияне алу тәртибенә бәйле. Әгәр ул вакытлыча түләүне сайлаган булса, калган акчалар варисларына түләнә. Ә гомерлек түләү билгеләнгән очракта, алар бирелми.

Шулай ук пенсиянең тупланма өлешендә ана капиталы акчалары булган очракта, алар бары тик балага яки икенче ата-анага гына түләнә.

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев