Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Хөрмәтле тукайлылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар!

Бүген без Ватаныбызны саклаган һәм бүген дә аның сагында торучы ир-егетләребезне хөрмәтлибез!

Ил сагында төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре тора, әмма аларны бер уртак максат берләштерә — Россиягә хезмәт итү, үз бурычына тугрылыклы булу. Бу кыйммәтләр чикләрне белми, нәкъ менә алар милләтебезнең нигезен тәшкил итә.

2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Бу — үзенең хезмәте һәм батырлыгы белән Ватаныбызны данлаган һәм бүген дә данлап яшәүче кешеләргә ихтирам билгесе. Районыбыз Советлар Союзы Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Алар арасында Нурми Шарипов һәм Калимулла Якупов та бар. Аларның исемнәре тарихка мәңгелеккә язылган, ә батырлык үрнәкләре яңа буыннар өчен юл күрсәткеч булып тора.

Бүген рәхмәт сүзләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңгырый. Аларның батырлыгы, фидакарьлеге, илебез иминлеге хакына барысын да  корбан итәргә әзер булулары тирән ихтирам уята. Без аларның кыюлыгы алдында баш иябез. Әлбәттә, без үз геройларын зур дулкынлану һәм өмет белән көтүче хәрбиләрнең гаиләләрен дә истә тотабыз. Волонтёрларыбызга да аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Рух ныклыгы, көч-куәт, иминлек телим. Ил-көннәр тыныч булсын! Бәйрәм белән, ир-егетләр!»

Ихтирам белән, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев