Үрнәк парлар — авыл бизәге
Бикләндә дистәләрчә еллар бергә тату гомер итүче парларны хөрмәтләделәр. Тормышның һәр мизгелен бергә каршылап, балалар үстергән, үрнәк хезмәт юлы узган бу гаиләләр бүгенге яшьләр өчен җанлы үрнәк булып тора. Авыл парларын Ветераннар советы һәм мәдәният хезмәткәрләре бергәлектә тәбрикләде.
Мәхәббәтләре институтка илткән
Барый абый һәм Нәсимә апа Абдуллиннар инде 59 ел бергә матур гомер кичерәләр. Аларның танышу тарихы Алабуга педагогика институтында уку елларына барып тоташа. Нәсимә апа ул чакта укырга ерак Пермь якларыннан килгән була. Яшьлекләрендә сайлаган укытучылык һөнәренә тугры калып, икесе дә гомер буе Биклән мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирделәр. Бүгенге көндә алар — лаеклы ялдагы хөрмәтле педагоглар.
Кавказдан кайткан бәхет
Рәфкать абый белән Махирә апа Салиховларның бергә яши башлауларына 58 ел тулган. Аларның гаилә тарихы да бик кызыклы: Рәфкать абый үзенең булачак тормыш иптәшен Кавказдан Бикләнгә кунакка кайткач күреп ала һәм шуннан соң бу гүзәл кызны беркая да җибәрми. Күп тә үтми, Махирә апа Биклән авылының яраткан килене була. Рәфкать абый озак еллар җирле колхозда хезмәт куя, ә Махирә апа авыл советында һәм аэропортта эшләп пенсиягә чыга.
Алты дистә еллык үрнәк
Нурмөхәммәтовлар гаиләсе исә бергә яшәүнең иң зур үрнәген күрсәтә: Рәфис абый белән Нәкыя апа бергә 61 ел гаилә учагын саклыйлар. Бу пар — тугрылык һәм үзара хөрмәт символы. Рәфис абый элеккеге "Чкалов" колхозында озак еллар дәвамында иң ышанычлы шоферларның берсе була. Нәкыя апа исә гомере буе сельпода сатучы булып эшләп, авылдашларына хезмәт күрсәтә.
Буыннар чылбыры туктамый
Әлеге парларның һәрберсе — үз хезмәтләре һәм үрнәк тормыш юллары белән Биклән авылы тарихында тирән эз калдырган шәхесләр. Бу чара өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшь буын өчен гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһимлеген искәртүче күркәм вакыйга булды.
Лилия Сәхбиева,
Биклән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев