Тукай районының сигез медицина хезмәткәре ТР Электрон Мактау тактасына кертелде
җәмгыять

Тукай районының сигез медицина хезмәткәре ТР Электрон Мактау тактасына кертелде

Тукай районы медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте республика күләмендә югары бәяләнде. 20 августта «Тукай үзәк район хастаханәсе»ндә һөнәри осталыклары һәм хезмәттәге казанышлары өчен сигез медицина хезмәткәренә Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы таныклыклары тапшырылды.

Мактаулы исемгә бүлек мөдире, табиб-невролог Винир Хәкимов, палаталар шәфкать туташы Мәкнуна Гыйльметдинова, Шилнәбаш авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Оксана Ступникова, бүлек мөдире, табиб-анестезиолог-реаниматолог Илшат Зидиханов, участок табиб-терапевты Наилә Иванова, Белоус поселогы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Альбина Әхмәтова, акушер Гөлчәчәк Гыйззәтуллина һәм участок табиб-терапевты Розалия Кулахмәтова лаек булды.

Бүген ТР Электрон Мактау тактасы галереясендә Тукай районыннан 196 кешенең исеме урын алган. Алар — төрле тармакларда тырышып хезмәт куючы, үз һөнәренә тугры һәм эшенә зур җаваплылык белән караучы белгечләр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган әлеге цифрлы ресурс хезмәт кешесенең казанышларын танытуга һәм аның абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта gordost.tatar.ru платформасында республикадагы 4,8 мең предприятиене тәкъдим итүче 15 меңнән артык лауреат теркәлгән. Электрон Мактау тактасы ел саен яңартылып, республика үсешенә үз өлешен керткән яңа хезмәт алдынгыларының исемнәре белән тулыланып торачак.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев