Тукай районында үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр
Калмаш авылында Халыкара гаилә көне уңаеннан бергә гомер итүләренә 50 елдан арткан парларны, шулай ук 60 еллык бриллиант туйларын билгеләп үтүче Гайнетдиновлар гаиләсен тантаналы рәвештә котладылар.
Халыкара гаилә көнендә районыбызның Калмаш авылында бик дулкынландыргыч һәм күркәм чара үтте. Биредә бергә гомер итүләренә 50 елдан артып киткән, үзара тугрылык һәм мәхәббәт саклап яшәүче гаилә парларын хөрмәтләделәр.

Тантананың иң зур туе — бриллиант туй иде. Райондашларыбыз Хәниф ага белән Әнисә апа Гайнетдиновлар бергә тигезлек саклап, 60 ел буе пар канат булып яшиләр.

Күркәм бәйрәм кысаларында һәр парның хезмәте һәм гаилә үрнәге аерым билгеләп үтелде. Юбилярларга Тукай районы җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мондый чаралар яшь буынга гаилә кыйммәтләрен җиткерү, мәхәббәт һәм тугрылыкны саклау юлында зур үрнәк булып тора, дип хәбәр итәләр безгә район ЗАГС бүлегеннән.
Фото: район ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев