Татарстанның Тукай районы Алабуга урманчылыгында «Урманны саклыйбыз» бөтенроссия акциясе кысаларында масштаблы агач утырту чарасы узачак. «Экологик иминлек» милли проекты максатларына җавап бирүче әлеге чарада табигатьне саклауга өлеш кертергә теләүче барлык кешеләр катнаша ала.
Катнашучыларны җыю 10 октябрьдә иртәнге сәгать 9:00да Яңа Мусабай (Түбән Суыксу авылы тирәсендә) борылышында планлаштырыла. Навигатор буенча төгәл координаталар: 55.60275, 52.27765.
Оештыручылар катнашучыларга үзләре белән эш кораллары (көрәк һәм чиләк), шәхси саклану чаралары (перчаткалар һәм талпаннарга каршы спрей), һава торышына туры килгән кием һәм уңайлы аяк киеме алырга киңәш итә.
Нет комментариев