Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Тукай районы башлыгы Хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлады

Әҗмәкәй авылында яшәүче Әсхәт Санатулла улы Абдрахманов үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Истәлекле көн уңаеннан юбилярны котларга Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев килде.

Очрашу бик җылы һәм эчкерсез атмосферада узды. Чәй өстәле артында район башлыгы Әсхәт Санатулла улы белән аның үткән тормыш юлы һәм бүгенге көне турында бик күңелле әңгәмә корды. Камил Нәҗмиев билгеләп үткәнчә, хөрмәтле ветеран — соклангыч язмышлы, тирән акыллы, какшамас ихтыяр көченә һәм олы хезмәт сөючәнлеккә ия булган асыл зат, аның тормышы яшь буынга зур үрнәк булып тора.

Күркәм бәйрәм хөрмәтенә район башлыгы ветеранга Тукай районы администрациясенең котлау хатын һәм кыйммәтле бүләкләрен тапшырды. Барлык якташлары исеменнән ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңел тынычлыгы теләде.

Аерым рәхмәт сүзләре ветеранның тормыш иптәше Фәйрүзә апага да юлланды. Ул күп еллар буе Әсхәт абыйның ышанычлы терәге, гаилә учагын саклаучы зат булып тора.

Фото: район мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев