Түбән Камада яшәүче хатын-кыз мошенниклар тозагына эләгеп, 710 мең сум акчасыннан колак каккан. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Мошенниклар хатын-кыз белән шактый вакыт элемтәдә булган. Алар аның ышанычын яулап, туплаган акчаларын «имин счетка» күчерергә кирәклегенә ышандырган. Алдау корбаны җинаятьчеләр күрсәткән счетка 710 мең сум акча күчергән.
Зур күләмдә мошенниклык кылу факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев