Түбән Камада һәлак булганнарның гаиләләренә түләүләр икеләтә артачак
Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев МАКСтагы рәсми каналында хәбәр иткәнчә, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә финанс ярдәме икеләтә арттырылачак.
Һәлак булганнарның гаиләләре һәм зыян күрүчеләр кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән билгеләнгән түләүләрне ала башлаган. Шулай ук Түбән Кама предприятиеләрендә эшләгән һәм фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган яки зыян күргән хезмәткәрләрнең гаиләләренә предприятиеләр тарафыннан да шундый ук финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителгән.
Һәлак булганнарның гаиләләренә предприятиеләр 2 млн сум түләячәк. Зыян күрүчеләргә сәламәтлекләренә авыр яки уртача дәрәҗәдә зыян килгән очракта — 600 мең сум, җиңел дәрәҗәдә зыян килгәндә 300 мең сум биреләчәк.
Тагын бер мөһим карар — һәлак булган кызның әнисе эшләгән предприятие гаиләгә өстәмә рәвештә 2 млн сум ярдәм күрсәтәчәк. Моннан тыш, муниципалитет бюджетыннан гаиләгә 1 млн сум бүлеп бирелгән.
Радмир Беляев предприятие җитәкчеләренә һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт белдергән. «Бу авыр кайгыны бары тик бергәләп кенә җиңеп чыгарга мөмкин», — дип билгеләгән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев