Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Товар сыйфатын тикшерү белән экспертиза арасында нинди аерма бар?

Бу мәсьәлә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “кайнар линия”сенә килгән мөрәҗәгать кысаларында каралды.

Белгечләр аңлатуынча, кулланучы товардагы җитешсезлекләр турында сатучыга дәгъва белдергән очракта, сатучыга товарны үзе тикшереп карау хокукы бирелә. Бу этапта товарның төзексезлеге ни сәбәпле барлыкка килүен ачыклау максаты куела, һәм ул “сыйфатны тикшерү” дип атала.

Әгәр кимчелекнең килеп чыгу сәбәпләре буенча яклар арасында бәхәс туа икән, сатучы бәйсез эксперт оешмасы катнашында экспертиза үткәрергә тиеш. Бу очракта барлык чыгымнарны сатучы үзе каплый. Кулланучы исә тикшерүдә дә, экспертиза барышында да катнашу хокукына ия.

Экспертиза махсус бәйсез оешма тарафыннан үткәрелә, нәтиҗәләре язма рәвештә рәсмиләштерелә һәм аның күчермәсе кулланучыга тапшырыла. Аның төп максаты — товарда җитешсезлек булу-булмавын һәм аның килеп чыгу сәбәпләрен төгәл билгеләү.

Әгәр товарга гарантия срогы билгеләнгән булса, сатучы шул чор эчендә барлыкка килгән җитешсезлекләр өчен җавап тота. Әмма ул товар тапшырылганнан соң куллану, саклау яки транспортлау кагыйдәләре бозылуын, яисә башка тышкы сәбәпләр аркасында зыян килгәнен исбатлый алса, җаваплылыктан азат ителергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев