Татарстанның алты шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде
Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында кисәтү тагын ике шәһәрдә — Зәйдә һәм Яр Чаллыда игълан ителде.
Шәһәр халкын сак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.
Элегрәк шундый ук кисәтү Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендә дә кертелгән иде. Республикада пилотсыз очкычлар куркынычы режимы саклана. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан аэропортларында очкычларны кабул итү һәм озату вакытлыча чикләнде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителсә, кешеләр ачык урыннардан китеп, якындагы бинага, җир асты кичүенә яки парковкага керергә тиеш. Бина эчендә булганда тәрәзәләрдән ераграк торырга, мөмкин булса, тәрәзәсез бүлмәгә күчәргә кирәк. Шулай ук балаларга, өлкәннәргә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев