Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда пенсионер хатын-кыз ярты миллион сумын югалткан

Татарстанда телефон мошенниклары 67 яшьлек пенсионерны алдап, аның якынча 500 мең сум акчасын үзләштергән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 12 май көнне Апас районында яшәүче 67 яшьлек хатын-кызга билгесез кешеләр кат-кат шалтырата башлаган. Алар үзләрен дәүләт органнары хезмәткәрләре итеп таныштырганнар. «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунты мошенниклар кулына эләккән һәм банктагы акчаларына куркыныч яный, дип ышандырырга тырышканнар.

Даими психологик басым нәтиҗәсендә аферистлар пенсионер хатын-кызны акчаларын «имин счет»ка күчерергә күндергәннәр. Чынлыкта исә ул счет мошенниклар кулында булган. Алдану фактын ул акчаны күчереп бетергәннән соң гына, берничә сәгать үткәч аңлап алган.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, шалтыратулар Мурманск, Воронеж һәм Липецк өлкәләрендә теркәлгән номерлардан башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев