Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ел саен республикадан 1800 кешенең хаҗ сәфәрен оештыра. 2027 елгы хаҗ сезонына әзерлек мәсьәләләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчесе Сами Мөхәммәд Әлсадханның Мәскәүдә узган очрашуында күтәрелде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында Татарстан Диния нәзарәтенең Согуд Гарәбстанындагы дини һәм мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеге дә тикшерелде. Шулай ук Россиядә хәләл индустриясен үстерүгә бәйле мәсьәләләргә тукталдылар.
Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләренең берсе – хәләл продукция экспорты. 2026 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Saudi Halal Center оешмасының Россиядәге беренче рәсми вәкиле статусын алды. Бу аңа Согуд Гарәбстанына экспортлана торган хәләл продукциядә тиешле маркировка куллану хокукын бирә. Моннан тыш, комитет Корольлектә SASO һәм Saudi Halal Center системалары буенча аккредитация узды.
Хаҗ сәфәрләреннән тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ел дәвамында мөселманнар өчен гомрәгә бару мөмкинлеген дә оештыра.
Нет комментариев