Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда законсыз рәвнштә мөгезле терлек кертү омтылышлары кисәтелде

Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән мөгезле эре һәм вак терлекне законсыз китерергә омтылышлар булган, әмма тиешле органнар моңа юл куймаган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев сөйләде.

«Бүгенге көндә без 2,5 меңнән артык транспортны тикшердек. Өстәмә рәвештә тагын 19 күчмә пост эшли, ике стационар пост та үз эшен дәвам итә. Хәзерге вакытка 190 баш эре мөгезле терлекне законсыз китерергә теләү очраклары ачыкланды. Корбан бәйрәме якынлашканга, вак мөгезле терлекне чит юллардан кертү очраклары да көтелә», — диде ул.

Галиев әйтүенчә, республикада терлекләрне алып сатучы 148 кеше билгеле. Татарстан белән күрше төбәкләрдә тагын якынча 40 алыпсатар эшли. «Хәзерге вакытта вәзгыятьне контрольдә тотабыз. Көчәйтелгән режимда эшлибез һәм терлек китерү очракларын теркәп барабыз», — дип өстәде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сатып алучыларны контрольдә тоту кирәклеген ассызыклады. «Районнарда аларны ветеринар белгечләренә беркетү мөһим, һәм алар һәрвакыт күзәтү астында булырга тиеш», — диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев