Татарстанда ел башыннан бирле педагоглар өчен 3,4 меңнән артык вакансия ачылган. Август ахырына республикада эш бирүчеләргә 514 укытучы һәм белгеч кирәк булган.
Укытучыларны мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары һәм өстәмә белем бирү оешмалары эзли. Вакансияләрдә күрсәтелгән хезмәт хакы 27 меңнән 80 мең сумга кадәр тәшкил итә. Иң югары хезмәт хакы Түбән Каманың 2нче гимназиясендә тәкъдим ителә — укытучы айга 80 мең сумга кадәр ала ала.
ТР «Россия эше» кадрлар үзәге мәгълүматларына караганда, педагогларга ихтыяҗның югары булуы яңа мәктәпләр ачылу һәм гамәлдәге уку йортларында өстәмә корпуслар файдалануга тапшырылу белән бәйле.
Нет комментариев