җәмгыять

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 20 мең сум түләнәчәк

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары киңәйтелә. Аларның балалары өчен түләүләр һәм башка социаль ярдәм төрләре каралган.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балигъ булмаган балаларына социаль ярдәмнең яңа чарасы каралган. Һәр балага бер тапкыр 20 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова сөйләде.

Түләүне рәсмиләштерү өчен баланың әтисе махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы документлар нигез булып тора. Акча гаиләдәге һәр балигъ булмаган балага аерым түләнә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен тагын бер ярдәм чарасы — яңа туган сабыйлар өчен кирәкле әйберләр җыелмасы. Ул бала тудыру йортыннан чыккан вакытта бирелә.

Әлеге ярдәмне алу өчен гаиләнең кереме исәпкә алынмый. Бу яктан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен аерым тәртип каралган. Комплектка сабыйга тормышының беренче көннәрендә кирәк булачак төп әйберләр керә.

 


Нет комментариев