Татарстанда кайсы хезмәткәрләрне отпусктан эшкә чакырып булмый
җәмгыять

Татарстанда кайсы хезмәткәрләрне отпусктан эшкә чакырып булмый

Еллык түләүле отпуск — һәр хезмәткәрнең хезмәт законнары белән гарантияләнгән хокукы. Гадәттә, эшләүчеләргә елына 28 календарь көн ял бирелә. Әмма җитештерү ихтыяҗы килеп чыккан очракта эш бирүче хезмәткәрне отпусктан кире эшкә чакыру тәкъдиме белән чыга ала.

Шул ук вакытта законнар кайбер категория хезмәткәрләренә карата мондый мөмкинлекне тулысынча тыя. Хәтта хезмәткәр үзе ялдан чыгып эшкә керергә ризалыгын биргән очракта да аны вакытыннан алда чакырып булмый. Мондый таләпләрне бозган эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга һәм штрафка дучар булырга мөмкин.

Отпуск вакытында түбәндәге хезмәткәрләрне эшкә чакыру тыела:

  • йөкле хатын-кызлар;
  • 18 яшькә җитмәгән хезмәткәрләр;
  • зарарлы яки куркыныч хезмәт шартларында эшләүчеләр.

Калган хезмәткәрне отпусктан чакыртып алу бары тик аның ризалыгы белән рөхсәт ителә. Ялның файдаланылмаган өлеше соңрак хезмәткәргә бирелергә тиеш.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев