Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда инвалидлыгы булган кешеләргә эш урыны булдыручыларга 200 мең сумга кадәр компенсация түләнә

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге инвалидлыгы булган кешеләр өчен махсус эш урыннары булдырган эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтә. Программа кысаларында бер эш урыны өчен 200 мең сумга кадәр компенсация алырга мөмкин.

Компенсация техник җайланмалар һәм махсус җиһазлар сатып алуга, аларны урнаштыру һәм монтажлауга, шулай ук инвалид хезмәткәр өчен өйдә эш урыны оештыруга киткән чыгымнарны каплау өчен бирелә.

Субсидия беренче һәм икенче төркем инвалидлыгы булган кешеләрне, шулай ук инвалидлык төркеменә карамастан махсус хәрби операцияләрдә яки хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны эшкә алган эш бирүчеләргә каралган. Хезмәт килешүе кимендә тугыз айга, тулы эш көне шартларында төзелергә тиеш. Моннан тыш, хезмәткәргә хезмәт хакы кимендә хезмәткә түләүнең минималь күләмендә булуы мәҗбүри.

Компенсация алу өчен эш бирүче хезмәткәр белән килешү төзелгәннән соң өч ай эчендә мәшгульлек хезмәтенә гариза тапшырырга тиеш. Гаризага эш урынын җиһазлауга киткән чыгымнарны раслаучы документлар, шулай ук хезмәткәрнең шәхси реабилитация программасы нигезендә әзерләнгән мәгълүмат беркетелә.

Документлар тикшерелгәннән соң алар Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә юллана. Барлык таләпләр үтәлгән очракта эш бирүче махсус реестрга кертелә, ә 10 эш көне эчендә аңа 200 мең сумга кадәр компенсация күчерелә.

– Инвалидлыгы булган кешеләр өчен уңайлы хезмәт шартлары булдыру – безнең мөһим бурычларның берсе. Бу компенсация эш бирүчеләрнең чыгымнарын киметергә һәм шул ук вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эш белән тәэмин итәргә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм башка хезмәтләр турында тулырак мәгълүматны Россия Социаль фондының рәсми сайтында, шулай ук MAX, «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Telegram социаль челтәрләрендәге рәсми битләрдә табарга мөмкин.

Өстәмә сораулар буенча 8 800 100 00 01 номеры аша бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Татарстан өчен төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли, шалтырату бушлай.

Чыганак/ Россия Социаль Фондының ТР буенча бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев