Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда газ хезмәткәрләрен кертмәүчеләргә 1,1 млн сум штраф салынган

Татарстанда газ хезмәте белгечләрен фатирларга кертүдән баш тарткан өчен гражданнарга штрафлар салынган.

Гомуми сумма 1,1 млн җиткән. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә. Барлыгы газ җиһазларын тикшерү өчен белгечләрне кертмәүгә бәйле 647 очрак каралган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 185 очракта штраф санкцияләре кулланылган, тагын 102 материал каралу стадиясендә.

Кайбер очракларда төбәктә яшәүчеләр газ җиһазларына хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән баш тарткан, шулай ук рөхсәтсез яңадан планлаштырулар һәм газ җиһазларын алыштыру очраклары өчен дә 425 мең сум күләмендә штрафлар алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев