җәмгыять

Татарстанда «дуңгыз гриппы» таралуы көтелә

Татарстанда гриппның H1N1 штаммы таралуы көтелә. Ул халык арасында «дуңгыз гриппы» дип атала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Белгеч фикеренчә, быелгы грипп сезоны 2024–2025 еллардагы вазгыятьне кабатларга мөмкин. Ул чорда H1N1 вирусы актив таралган иде.

Әлеге штаммның үзенчәлеге — авыруның тиз үсеш алуы. Инфекция үпкәләргә дә җитди зыян салырга мөмкин, шуңа күрә кайбер очракларда авыру пневмониянең авыр формасына әверелә.

Табиблар грипп сезоны башланганчы ук саклану чаралары күрергә киңәш итә. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатын-кызларга, кечкенә балаларга һәм хроник авырулары булган кешеләргә вакцина ясату мөһим.

Белгечләр гриппка каршы прививка ясатуны авыруның катлаулану ихтималын киметүче нәтиҗәле чараларның берсе дип атый.


Нет комментариев