Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда читтән терлек кертүне чикләү сарык бәяләренә йогынты ясамаячак

Корбан гаете алдыннан башка төбәкләрдән терлек кертүгә вакытлыча чикләүләр кертелсә дә, бу сарык бәяләренең кискен артуына сәбәп булмаячак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, республика корбан чалу өчен кирәк булган мал белән тулысынча тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта Татарстанда 200 меңнән артык сарык исәпләнә. Шул ук вакытта Корбан гаете көннәрендә уртача 13 меңләп кенә мал чалына.

Спикер кайбер районнардагы күрсәткечләрне дә атады. Әйтик, Актаныш районында 11 меңнән артык, Тукай районында 12,8 мең чамасы, ә Кукмарада 7,7 меңнән күбрәк сарык асрала. Моннан тыш, Саба районындагы зур хуҗалыкларның берсендә генә дә 9 меңгә якын вак терлек бар.

«Республикадагы сарык саны ихтыяҗны тулысынча каплый. Әгәр кайбер урыннарда бәя күтәрелә икән, бу аерым очрак кына. Читтән терлек кертүне чикләү гомуми бәяләргә сизелерлек тәэсир итмәячәк», – дип ассызыклады Габделхак Мотыйгуллин.

Моңа кадәр ветеринария белгечләре, йогышлы авырулар таралу куркынычын киметү максатыннан, корбанлык малларны башка төбәкләрдән алып кайтмаска киңәш иткән иде.

Шулай ук хәбәр ителгәнчә, Татарстанда Корбан гаете вакытында корбан чалу өчен 60 рәсми мәйданчык эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев