Татарстанда Cessna-172 самолеты һәлакәткә юлыккан: ике кеше үлгән
җәмгыять

Татарстанда Cessna-172 самолеты һәлакәткә юлыккан: ике кеше үлгән

Татарстанның Шәмәрдән авылында җиңел моторлы Cessna-172 самолеты һәлакәткә юлыккан. Авария нәтиҗәсендә ике кеше — пилот һәм пассажир һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Самолет шәхси торак йортның бакчасына төшкән. Бортта пилот һәм пассажир булган. Җирдәге кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Шулай ук һәлакәт нәтиҗәсендә биналар һәм башка корылмалар җимерелмәгән.

Самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәпләре ачыклана.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев