Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда авыру буенча пособие күләме стажга карап исәпләнә

2026 ел башыннан Татарстанда 260 меңнән артык кеше вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган.

Авыруның беренче өч көне өчен түләүне эш бирүче башкара, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан башлап гомуми түләүләр күләме 7 миллиард сумнан да артып киткән.

Пособие күләме хезмәткәрнең иминият очрагы булганчы соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләнә. Әгәр хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булса яки иминият стажы 6 айдан да кимрәк икән, түләүләр минималь хезмәт хакы (МРОТ) буенча билгеләнә. Искәртеп узыйк: 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТ 27 093 сумга кадәр артты.

Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, республикада түләүләр системасы тулысынча автоматлаштырылган һәм гражданнар өчен уңайлы форматта эшли. Уртача алганда, көн саен якынча 1267 пособие күчерелә.

Пособие күләме хезмәт стажына һәм хезмәт хакына бәйле рәвештә билгеләнә: 8 елдан артык стажы булганнарга — уртача хезмәт хакының 100 проценты, 5–8 ел стажга ия булучыларга — 80 проценты, ә 5 елдан ким стажы булганнарга — 60 проценты күләмендә түләнә. Быел бер көн өчен максималь пособие 6 827,40 сумга кадәр җитә.

Акча эш бирүчедән кирәкле мәгълүмат алынганнан соң 10 эш көне эчендә тапшырыла.

«Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган аккаунтка ия гражданнар авыру кәгазьләренең ачылуы һәм ябылуы, шулай ук түләүләр турында хәбәрләрне электрон рәвештә ала.

Социаль ярдәм һәм түләүләр буенча тулы мәгълүматны СФРның рәсми сайтында һәм MAX, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм социаль челтәрләрендәге аккаунтларда табарга мөмкин.

Фото һәм мәгълүмат Россия Социаль Фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев