Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Авылда мәдәният өлкәсенә эшкә килүчеләргә 1 миллион сум түләнә

Татарстанда «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы буенча гаризалар кабул итү дәвам итә. Быел программа киңәйтелде: анда 50 белгеч катнаша алачак, һәм һәркайсына 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Бүген республикадагы 27 районда барлыгы 80 вакансия ачык. Эш урыннары авыл һәм район мәдәният йортларында, балалар сәнгать мәктәпләрендә, шулай ук дәүләт мәдәният учреждениеләрендә тәкъдим ителә. Хәзергә программада катнашу өчен 15 гариза тапшырылган.

Миллион сумнан тыш, авылга беренче тапкыр эшкә урнашучы белгечләргә 50 мең яки 125 мең сум күләмендә өстәмә түләү, җир кишәрлеге, ә кайбер районнарда хезмәт тораклары һәм ташламалы ипотека да каралган.

Программада яшь буенча чикләү юк. Катнашу өчен Россия гражданины булырга, профильле белемгә ия булырга һәм сайланган мәдәният учреждениесендә кимендә биш ел эшләргә кирәк.

«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы 2025 елдан гамәлдә. Аның максаты – авылларда һәм кече шәһәрләрдә мәдәният учреждениеләренә белгечләр җәлеп итү, мәдәни тормышны үстерү.

Гаризалар 15 июльгә кадәр minkulttatarstan@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев