Татарстанда 2027 елга яшәү минимумы 17 193 сум тәшкил итәчәк
җәмгыять

Татарстанда 2027 елга яшәү минимумы 17 193 сум тәшкил итәчәк

Татарстанда киләсе елда халыкның төрле категорияләре өчен яшәү минимумы күләме билгеле булды. 2027 елга кагылышлы карар проекты республика Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән һәм хәзер коррупциягә каршы экспертиза үтә.

Проектта күрсәтелгәнчә, киләсе елда бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы 17 193 сум дәрәҗәсендә булачак. Хезмәткә сәләтле кешеләр өчен ул 18 740 сумга җитәчәк. Пенсионерлар өчен аның күләме 14 786 сум итеп каралган, ә балаларга — 16 677 сум.

Әлеге күрсәткеч гражданнарга бирелә торган кайбер социаль түләүләр һәм пособиеләрнең күләмен билгеләгәндә төп исәпләүләрнең берсе булып тора.


Нет комментариев