Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда 2025 елда 5,3 мең гектардан артык урман торгызылган

2025 елда Татарстан Республикасында урман торгызу һәм урман утырту эшләре 5335 гектар мәйданда башкарылган. Чараларның төп өлеше «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектына туры килә. Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Агымдагы елда 2800 гектарда урманнар яңадан торгызылган, шуларның 1600 гектары илкүләм проект хисабына башкарылган. Моннан тыш, башка категориягә караган җирләрдә 2002 гектар мәйданда саклагыч урман полосалары утыртылган. Шулай ук 533 гектарда компенсацион урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре алып барылган.

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, ел нәтиҗәләре илкүләм проект кысаларында билгеләнгән барлык күрсәткечләргә дә ирешүне раслый. Киселгән һәм зыян күргән урманнар белән чагыштырганда, торгызылган урманнар мәйданы 150 процент тәшкил иткән. Бу планнан шактый югары. Ел дәвамында төп урман барлыкка китерүче токымнарның 12 тоннадан артык орлыгы әзерләнгән.

Министр урман питомниклары эшчәнлегенең әһәмиятен дә ассызыклады. 2025 елда республиканың 51 урман питомнигында һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 32,6 миллион үсенте һәм чәчкен үстерелгән. Аларның 27,5 миллионы – ылыслы, ә 5,1 миллионы – яфраклы токымнар.

Ел йомгаклары буенча, 2,5 мең гектар мәйдандагы урман культуралары рәсми рәвештә урманнар урнашкан җирләр категориясенә күчерелгән.

Шулай ук 2025 ел Татарстан урман хуҗалыгы өчен мөһим күрсәткеч белән истә калды — ел дәвамында урман янгыннары теркәлмәгән. Бу нәтиҗәгә Урман хуҗалыгы министрлыгы, МЧС һәм муниципаль структураларның уртак һәм системалы эше нәтиҗәсендә ирешелгән.

2026 елда төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан урман хуҗалыгына 160,8 миллион сум күләмендә финанслау каралган. Бу узган ел белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк. Әлеге акчалар урман торгызу, орлык әзерләү, орлыкчылык объектларын карау, шулай ук урман культуралары һәм янгынга каршы техника сатып алуга юнәлтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев