Татарстанда 13 меңнән артык үзмәшгуль булачак пенсиясен үзе формалаштыра
Татарстанда 13 меңнән артык үзмәшгуль граждан пенсия өчен иминият кертемнәрен үз теләге белән түләп бара. Бу кертемнәр ярдәмендә аларның иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары җыела. Барлык мәгълүмат Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлеге тарафыннан шәхси счетларда автомат рәвештә исәпкә алына.
Үзмәшгульләр кертем күләмен үзләре билгели. 2026 елда минималь еллык түләү 71 525 сум тәшкил итә. Бу бер ел иминият стажы һәм 1,09 пенсия коэффициенты алырга мөмкинлек бирә. Максималь кертем 572 204 сумга җитә. Бу очракта шулай ук бер еллык стаж исәпләнә, әмма 8,72 пенсия коэффициенты языла.
Кертемнәрне ай саен да, ел өчен берьюлы да күчерергә мөмкин. Иң мөһиме – акча 31 декабрьгә кадәр Социаль фондка килеп җитәргә тиеш. Аннан соң стаж һәм пенсия коэффициентлары шәхси счетка автомат рәвештә кертелә.
Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, үзмәшгульләр бу мөмкинлек ярдәмендә киләчәктәге пенсияләре турында алдан кайгырта ала. Ирекле иминиятләштерү хезмәт килешүе буенча эшләүчеләр кебек үк стаж һәм пенсия баллары тупларга ярдәм итә.
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә ирекле кушылу турында гаризаны «Мой налог» мобиль кушымтасы, «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки Социаль фондның Татарстандагы клиент хезмәтләре аша бирергә мөмкин.
Картлык буенча иминият пенсиясен алу өчен билгеләнгән пенсия яшенә җитәргә, кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия коэффициенты тупларга кирәк. 2026 елда пенсия яше ир-атлар өчен – 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь тәшкил итә. Әгәр бу таләпләр үтәлмәсә, гражданинга социаль пенсия билгеләнә, әмма ул гомуми пенсия яшеннән биш елга соңрак түләнә башлый.
Социаль фонд хезмәтләре һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны СФРның рәсми сайтында, шулай ук MAX, «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Telegram социаль челтәрләрендәге рәсми битләрендә табарга мөмкин. Консультация өчен шулай ук 8 800 100 0001 номеры буенча тәүлек буе эшләүче бушлай контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев