Татарстанда 100 яшьтән узган 300дән артык пенсионер яши
җәмгыять

Татарстанда 100 яшьтән узган 300дән артык пенсионер яши

Татарстанда 100 яшьлек чикне узган 300дән артык кеше картлык буенча иминият пенсиясе ала. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хәбәр итә.

Бүлектә аңлатуларынча, 80 яшькә җиткән картлык буенча иминият пенсиясе алучыларның теркәлгән түләү күләме ике тапкырга арта. 2026 елда ул 19 169 сум тәшкил итә. Пенсияне арттыру өчен гариза бирергә кирәкми – яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, пенсиянең арттырылган күләме 80 яшь тулганнан соң киләсе айда ук түләнә башлый. Алга таба акча пенсионер өчен билгеләнгән гадәти вакытта күчерелә.

Әлеге арттыру картлык буенча иминият пенсиясе алучыларга кагыла. I төркем инвалидлыгы булган пенсионерларга теркәлгән түләү болай да икеләтә күләмдә билгеләнә, шуңа күрә 80 яшь тулгач ул кабат арттырылмый. Социаль пенсия һәм туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларга исә бу тәртип кагылмый. Моннан тыш, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга тәрбиягә өстәмә түләү дә каралган. Ул пенсия составына автомат рәвештә кертелә, моның өчен дә гариза бирү таләп ителми.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны СФРның рәсми сайтында, шулай ук ведомствоның MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрендәге рәсми сәхифәләрендә табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат алу яки консультация өчен 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли, шалтырату бушлай.


Нет комментариев