Бәйрәм кичәсенең төп геройлары — өч күпбалалы әни җырларны белүдә көч сынашты, ә үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Программаның үзәгендә «Җырлыйк әле» музыкаль уены булды. Бәйгедә авылның өч күпбалалы әнисе катнашты — алар зур дәрт һәм юмор белән яраткан җырларны танып белүдә ярыштылар, таныш көйләргә кушылып җырладылар.

Авылның үзешчән сәнгать артистлары башкаруындагы номерлар бәйрәмнең чын бизәге булды. Теләнче-Тамак авылы мәдәният йортыннан хәбәр итүләренчә, очрашу бик җылы, ихлас мохиттә үтте һәм барлык килгән кунакларга шатлык, яхшы кәеф бүләк итте.
Нет комментариев