28 ноябрьдә республикада кар явачак, юлларда бозлавык булачак
Яңалыклар

28 ноябрьдә республикада кар явачак, юлларда бозлавык булачак

28 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Бераз кар явачак, төнлә кайбер районнарда буран булуы ихтимал дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк, төнлә урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы -4…-9 градус, көндез -2…-7 градус булачак.

Юлларның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.

 


Нет комментариев