Шушы көннәрдә Калмиянең авыл советы бинасында Әниләр көне уңаеннан бик матур, җылы һәм рәхәт кич утыру булып узды. Бу хакта безгә Калмия авылы мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова хәбәр итә.
«Авыл мәдәният йорты авария хәлендә булу сәбәпле ябылгач, кич утырулар сирәгәйгән иде. Элек һәр пәнҗешәмбе гөрләшеп сөйләшеп, кул эшләре эшләп, туган көннәрне билгеләп үтә идек. Бу юлы да «өй» юк дип тормадык — авыл советы бинасында җыелдык. Бәйрәм рухы тудыру өчен әниләребезгә махсус фотозона да әзерләп куйдык. Чара барышында «кеше өендә» ничек үтәр икән дигән борчулы уйлар да булган иде, ләкин бәйрәм бик күңелле узды», — дип уртаклаша Ләйсирә ханым.

Кичәдә бер генә кеше дә тик утырмаган: кемдер җырлаган, кемдер нәфис сүз сөйләгән, биегәннәр, хәтта «Түбәтәй» уены да уйнаганнар. Җырчы кызлар тамашачыларга яңа гына «табадан төшкән» җырларын бүләк иткән. Бәйрәмгә күрше авылдан кунаклар да килгән, ә район ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева килеп, авылдашларны бәйрәм белән котлаган.

Беренче концерт өлеше тәмамлангач, бәйрәм табын артында дәвам иткән. Кич утыруга беркем дә буш кул белән килмәгән: Әлфирә апа — кыстыбый, Сания апа — телне йотарлык шәңгә, бар эшкә дә булган Хәния апа — балык пирогы, Мәүсилә апа — пирог һәм тәмле груша кайнатмасы, ә Фәүзия апа бал алып килгән. Кунаклар мичтә пешкән бәлеш белән сыйланып, чәй эчә-эчә яшьлек җырларын башкарганнар.
«Артист кызларыбызга, актив тамашачыларга, күрше авылдан килгән кунакларга һәм мул табын әзерләгән һәркемгә зур рәхмәт!» — дип яза Ләйсирә Сәхибҗанова.
Фотолар: Ләйсирә Сәхибҗановадан.
Нет комментариев