Пар канатлы бәхетле гомер: Димөхәммәтовлар гаиләсендә — икеләтә бәйрәм
җәмгыять

Пар канатлы бәхетле гомер: Димөхәммәтовлар гаиләсендә — икеләтә бәйрәм

Шушы көннәрдә райондашларыбыз — Димөхәммәтов Шамил Әлмөхәммәт улы һәм Димөхәммәтова Фаягөл Харис кызы күркәм юбилейларын билгеләп үттеләр. Шамил абыйга — 70, ә Фаягөл апага 65 яшь тулды.

Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән котларга җирле үзидарә һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре килде. Бәйрәм уңаеннан Шамил Димөхәммәтовка ТРның авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Юбилярларны котлау.

«Райондашларыбызга озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык һәм гаилә иминлеге телибез», — дип хәбәр итә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева.


Нет комментариев