«Татарстан» совхоз поселогы китапханәсендә кабат волонтерлар очрашуы узды
Биредә катнашучылар махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар өчен озак саклана торган азык-төлек партиясен әзерләде. Актив татарстанлылар киптерү өчен тозлы кыяр белән алма турый, шулай ук хәрбиләр өчен витаминлы чәй җыелмалары ясау максатыннан шифалы үләннәрне ваклый.
Авыл волонтерлары, уртак җиңүгә үз өлешләрен кертү һәм хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен, китапханә бинасында даими җыелалар. Мондый очрашулар җылы мохиттә һәм зур бердәмлек рухында уза.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Бергәләп Җиңүгә таба барабыз!» — дигән девиз астында уза авыл активистларының һәр очрашуы.

Алар якташлары өйләренә әйләнеп кайтканчы бу эшне туктатмаска вәгъдә итә.

Фото: үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев