Тамара Тузееваны искә алып
Тамара Егоровна Тузеева үзенең бөтен аңлы тормышын мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлады. Ул фольклор мирасын күз карыйсыдай саклады һәм шул ук вакытта яңа агымнарны да сизгер тотып, һәрбер кешегә үзенчәлекле алым тапты. Балалар фольклор ансамбле, өлкәннәрнең зур рус хоры, яшьләр дискотекасы яки тантаналы концерт — һәр чара аның җентекле хезмәте һәм иҗади карашы нәтиҗәсендә кечкенә бер бәйрәмгә әверелә иде.
Сәгатькә карамыйча, алгы сызыкта хезмәт итү
«Авылда мәдәният хезмәткәре булып тору нәрсә дигән сүз? — дип искә ала Тукай районының мәдәният һәм ял итү үзәге экс-директоры Алсу Җаббарова. — Бу — гел алгы сызыкта, ярдәм, илһам һәм бәйрәм кирәк булган җирдә булу дигән сүз. Бу — сәгатькә карамыйча һәрдаим көндәлек хезмәт итү: чаралар сценарийлары, репетицияләр, костюмнар тегү, декорацияләр ясау — болар барысы да тулысынча бирелеп эшләүне таләп итә. Тамашачы нәтиҗәне генә күрә — матур концерт, күңелгә үтеп керә торган күргәзмә яки күңелле бәйрәм, ләкин бу җиңеллек артында йокысыз төннәр, гаять зур тырышлык һәм үз эшеңә булган чиксез мәхәббәт тора».
Тамара Егоровнаның хезмәте нәкъ менә шундый фидакарьлек белән аерылып торды. Ул иҗади идеяләрне тормышка ашырып кына калмады, ә алар турында киң аудиториягә дә сөйли белде: Кнәз мәдәният йорты эшчәнлеге турындагы материаллар республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге журналларда һәм газеталарда даими басылып торды. Шул рәвешле, аның хезмәте туган авылы чикләреннән күпкә чыгып, бөтен ил буенча хезмәттәшләре өчен үрнәк булды.
Масштаблы чараларны әзерләүгә күп көч куйган Тамара Егоровна: Җиңү көне, ТАССР оешуга һәм Укытучы елына багышланган бәйрәмнәр дисеңме — һәр чараны ул күңел җылысын биреп үткәрде. Аның җитәкчелегендә «Родина» («Ватан») патриотик клубы, «Айбагыр» керәшен фольклор коллективы, «Русский звон» фольклор коллективы, «Яшел патруль» һәвәскәрләр берләшмәсе һәм «Волонтер» клуб берләшмәсе булдырылды. Һәркемгә ул тиешле сүзләр таба белде, балалар һәм яшьләр, өлкән буын вәкилләре белән дә җиңел аралашты.
Ташта һәм хәтердә уелып калган мирас
Тамара Егоровна хезмәтендә патриотик тәрбия бирү һәм мәдәни мирасны саклау аерым урын алып торды. 2013 елның 15 февралендә «Татарстан» совхозы поселогында Әфганстан, Таҗикстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Бу мемориал — тулысынча Тамара Егоровнаның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Аның аерым горурлыгы булып 2015 елның 16 февралендә «Патриот» хәрби дан музеен ачу тора. Шул вакыттан бирле җирлектә бернинди чара да бу музейга кермичә үтми, ә аның экспозициясе белән танышырга Россиянең төрле почмакларыннан кунаклар килә.
Шундый киеренке, бай эчтәлекле эшчәнлек еллары чынлап та зур хөрмәткә лаек — алар авыл җирлеге тормышын үзгәрттеләр, аны яктырак һәм рухи яктан баерак иттеләр. Сабырлык һәм фидакарьлек зур көч таләп итә — физик яктан да, эмоциональ яктан да. Вакыт узу белән үз өстеңдә шундый зур йөк алып бару – сиздерә башлый… Тамара Егоровнаны да сәламәтлеге сыната, һәм ул элеккеге темпта хезмәт итә алмый башлый… Мәдәният йорты директоры дәвалану һәм көч туплау өчен яраткан эшен вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр була.
Буыннар элемтәсе
«Авылдагы мәдәният хезмәткәрләре — бу сакларга һәм хөрмәтләргә кирәк булган чын хәзинә, — дип басым ясый Алсу Җаббарова. — Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә авылларда тормыш баерак, җылырак һәм яктырак була. Тамара Егоровна Тузеева нәкъ менә шундый кеше иде — үз эшен башкарып кына калмыйча, аңа җанын да, тәнен дә бирергә әзер булган шәхес булды».
Тамара Егоровнаның игелеклелеге, ярдәмчеллеге һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе күпләр өчен терәк булды. Бүген дә мәдәният йортының яңа директоры Роза Зарипова җитәкчелегендә клубта тормыш кайный.
Биредә «Муза» әдәби нәфис сүз түгәрәге, балалар өчен «Радуга» рәсем ясау түгәрәге, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен «Паутинка» бәйләү түгәрәге эшли. Моннан тыш, «Рукодельница» түгәрәге бар — биредә өлкән буын СВОда катнашучылар өчен оекбашлар бәйли.
Сәламәт яшәү рәвешен хуп күрүчеләр клубы актив эшли, анда авыл халкы өстәл теннисы, шашка һәм шахмат уйный.
Илебезнең һәр почмагында — шау-шулы мегаполис булсынмы ул, әллә тыныч авылмы — шундый кешеләр бар, аларсыз тормыш үзенең төсләрен югалткан кебек. Башкалар ял иткәндә алар бәйрәм ясыйлар, балалар һәм өлкәннәр күзләрендә иҗат очкыннары кабызалар, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бәйләүче җепләрне күз карыйсыдай саклыйлар. Тамара Егоровна Тузеева нәкъ менә шундый кешеләр исемлегеннән иде — ул сирәк очрый торган күңел юмартлыгына һәм үз эшенә чиксез тугрылыкка ия шәхес булды. Әлеге язма аның рухына дога булып ирешсен! Урыннары җәннәт түрендә булсын дигән теләктә каласы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев