Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Сынау килгәндә — бергә булыйк!

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мөселман кешесенә кайгы килгәндә ярдәм иткән кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә үзен кайгыдан имин кылыр”, – дигән (имам Мөслим).

Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Дагыстанда авыл һәм шәһәрләрне су басып, күп кенә гаиләләр йортсыз һәм милексез калды. Бүген дә анда вәзгыять катлаулы булып кала.

Районыбызның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов Дагыстанда табигый бәла-казадан зыян күргән дин кардәшләребезгә ярдәм җыюлары турында хәбәр итә. Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды оештырган бу изге чарада һәркемне катнашырга чакырабыз. Моны «Закят» фонды сайты аша zakyatrt.com эшләргә кирәк. Ярдәм акчалата гына кабул ителә — барлык кирәк-ярак әйберләр Дагыстанның үзендә сатып алыначак.

Фото «Зәкят» Татарстан социаль челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев